Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә

Республикада беренче гыйнварда -12... – 17 градус салкын булачак.

Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.

“31 декабрьдә Татарстанда бераз кар явуы көтелә, урыны белән -13...-18 градус салкын булачак. Яңа ел төнендә -15...-20 градус, аязганда –24 градус фаразлана.

Республикада беренче гыйнварда -12...-17 градус салкын булачак”, - диде Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров.

– 24 градуска кадәр салкын 30 декабрь төнендә көтелә. Ул көнне көндез һава температурасы - 14...-19 градус булачак, дип җиткерә метеорологлар.

«Татар-информ»нан алынды.

фото:http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев