Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл ипотекасын өч процентлы ставка белән бирәчәк банк билгеле булды

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзеде.

Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ккредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1 проценттан 3 процентка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка кредит алучының шәхси иминләштерелүе шартларында гамәлдә була.

2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлады, ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Авыл ипотекасының төп бурычы — авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын дәүләт ярдәме белән яхшырту.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның маенда расланган иде. 2020-2025 елларда аның финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум булачак, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан биреләчәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле килешүләр төзелгәннән соң, кредит оешмалары потенциаль заемщиклардан гаризалар җыю һәм эшкәртү эшен башлыйлар, ә Министрлык аларның реестрын раслый, бу вәкаләтле банкларга халыкка ташламалы ипотека бирә башлау мөмкинлеген бирәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев