Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов: районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәр тармак продукция җитештерүгә өлеш кертә

- Илнур Абдерәүфович, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылый?


-    Ел саен кыр эшләре кампаниясе бер-берсен кабатламый, һәрвакыт ниндидер үзенчәлеге була. Быел яз соңарып килде, аннан көннәр җылынды дигәндә генә, төннәрен нык кына салкынайтып, кырау сукты. Әлбәттә, бу уҗымнарга начар тәэсир итте: 6 мең 647 гектар мәйдандагы уҗымнар һәлак булды. 48 миллионлык зыян салынса да, аграр предприятиеләр резерв табып, әлеге мәйданнарны яңадан чәчтеләр. Бөртеклеләрдән тулаем уңыш – 81 мең 900 тонна тәшкил итте, начар күрсәткеч түгел бу, хәтта узган ел белән чагыштырганда 10,4 мең тоннага күбрәк. Уңыш бер гектардан 25,7 центнер чыкты.  Киләсе ел уңышы өчен 11 мең гектарда уҗымнар чәчелде. Хәзерге вакытта шикәр чөгендере һәм көнбагыш җыю,  шулай ук җир эшкәртү бара.

-    Үсемчелектә уңышлы эшләүче хуҗалыкларны да әйтеп үтик әле.
-    Лидерлар рәтендә “Лениногорская агрофирмасы”, райондагы уңышның яртысы алар күләменә туры килә. “Маркс” хуҗалыгы – үз көче белән эш алып бара. “Сатурн-Урал” –  ныклы, көчле, бердәм, үз авылының инвесторы ярдәме белән эшли торган хуҗалык. “Хәйретдинов Н.Л” фермерлык хуҗалыгы даими рәвештә үсемчелектә яңа технологияләр белән эшли, уңышы да мулдан. “Хәбибуллин Ф.З” – шулай ук уңышлы эшләүчеләрдән. Механизаторларыбыз да фидакарьләрчә эшли: Алмаз Сәлахов, Рәис Шакиров, Виктор Богачев, Альмир Вәлирахманов һәм башкалар. Соңгы елларда районда  туфракны известьлау буенча эш алып барыла, быел 800 гектар мәйданда туфракның әчесен бетерү буенча эшләнелде. Әлеге агротехник чараны аграр тармакның уңай ягы дип билгеләр идем

 

 Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез бик кирәкле һәм әһәмиятле, сез - районыбызның таянычы, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Һөнәри осталыгыгыз, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап, фидакарь хезмәт итәсез. Сезгә нык сәламәтлек телим, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын.

 


Саннар һәм фактлар
•    9 ай эчендә 1,6 миллиардтан артык суммада  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. 830 мең сумннан артык күләмдә продукция сатылган.
•    Авыл хуҗалыгы  өлкәсендә 1 мең 300 хезмәткәр эшли. Уртача хезмәт хакы 23 мең сум тәшкил итә.
•    1 гектар чәчүлек җиренә 44 килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашлама кертелде.
•    Чәчү өчен 435 тонна элиталы бөртекле һәм 52 тонна бәрәңге орлыгы алынды.
•    2019 елда районга 6 берәмлек трактор, 1 азык җыючы комбайн, 2 чәчүлек комплексы, 4 чәчкеч – барлыгы 60 миллиоонан артык суммага алынды.
•    9 ай эчендә терлек һәм кош ите җитештерү 3 мең 604 тонна булды. Тулаем терлекчелек продукциясе җитештерү күләме – 850 миллион сумнан артык.

 

Розалия Мостафина

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев