Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Федераль бюджеттан компенсация иминиятләштерелгән көзге чәчүлек өчен генә биреләчәк

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Татарстан хуҗалыгы җитештерүчеләре иминиятләштерелгән чәчү җирләре өчен федераль бюджеттан компенсация алачак. Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум акча җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

 

2018 елда 2019 ел уңышы өчен 580 мең га көзге культуралар чәчелгән иде, тотрыксыз һава торышы аркасында алар 218 мең га мәйданда һәлак булды. Татарстанда азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмас өчен Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Турыдан-туры китерелгән зыянны каплату өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 1,6 млрд сумга документлар пакеты җыелды, алар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында экспертиза узды. Һәлак булган чәчүлекләрдән нибары 12,5 мең га җир генә иминиятләштерелгән булып чыкты.

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Республика агрономнар киңәшмәсендә, иминиятләштерү җирләре хәвеф-хәтәргә еш очрый торган төбәкләр өчен аеруча мөһим, дип әйткән иде, андый төбәкләргә безнең республика да керә.

Иминиятләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тотрыклы эшчәнлек алып барырга, һава шартларының нинди булуына карамастан, керемнәрне алдан фаразларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, дәүләт ярдәме чаралары эшли, алар кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминиятләштерү премияләрен түләүгә чыгымнарның 95 процентына кадәр кайтара алалар.

Шуны әйтергә кирәк, иминиятләштерелгән уңыш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан төрле кредитлар алганда тәэмин итү предметы буларак хезмәт итәргә мөмкин. Иминиятләштерү компанияләре тәкъдимнәре нигезендә уңышны иминиятләштерү чыгымнары аграрийларга бер гектарга 27 сумга төшәчәк һәм бу чыгымнарны продукциянең үзкыйммәтенә кертергә мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: архив редакция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев