Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Фәрит Нәбиуллин: Безне хезмәт берләштерә

Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

 


Әлеге көн – үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге,  энтузиазм һәм хезмәт сөю кебек сыйфатлары куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә  мөмкинлек бирә.
Икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Табыныбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, терлекчеләр мул продукция алу өчен тырыша.


Сезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим.

Фәрит Нәбиуллин, “Алмакай” ат хуҗалыгы җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев