Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Корылык гадәттән тыш хәл режимына сәбәпче булды

Июнь аенда Татарстанда коры һәм кызу һава торышы урнашты. Республика басу-кырларының инде айдан артык тиешле күләмдә явым-төшем күргәне юк. Җитмәсә, озакка сузылган корылык яшәешнең башка тармакларына да, кеше сәламәтләгенә дә начар йогынты ясарга сәләтле. Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика районнарының яртысыннан күбесендә гадәттән...

Июнь аенда Татарстанда коры һәм кызу һава торышы урнашты. Республика басу-кырларының инде айдан артык тиешле күләмдә явым-төшем күргәне юк. Җитмәсә, озакка сузылган корылык яшәешнең башка тармакларына да, кеше сәламәтләгенә дә начар йогынты ясарга сәләтле.
Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика районнарының яртысыннан күбесендә гадәттән тыш хәл режимы кертү карарын кабул итте.
- Икътисадый куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан 2015 елның 1 июленнән Татарстанның 27 районыныда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карарны кабул итү республика территориясендә куркыныч табигать күренешләре: коры җил, атмосфера һәм туфрак корылыгы белән бәйле, - дип хәбәр итәләр Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Беренче чиратта, бу - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнары. Шул рәвешле, әлеге муниципаль берәмлек җитәкчеләре игътибарлы булырга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмауны тәэмин итәргә бурычлы.
Әлбәттә, корылык аеруча зыян китерә торган тармак - авыл хуҗалыгы өлкәсе. Шуңа күрә җаваплы идарәчелек биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар комплексын эшләргә бурычлы.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов корылык китерергә мөмкин булган зыянны якынча 30 миллиард сум дип фаразлаган иде. Республикага салкын һава килде, ә явым-төшем һаман да юк. Алга таба да шулай дәвам итсә, республиканың агросәнәгать комплексына киләчәк зыянның тагын да зуррак булачагы аңлашыла.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корылык