Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Куакбаш авылында хезмәтне яратучы, комбайнчы - Илдар Миннегулов

"Маркс" хуҗалыгында Илдар Миннегулов - алыштыргысыз хезмәткәр.

Ул комбайнчы булып дистә ел эшли инде. Элек Сугышлы авылында көч куйган, аннан “Маркс”ка килә. Ул алыштыргысыз хезмәткәр. Яз аенда чәчү барышын күзәткәндә, ул гел чәчүдә була. Малларга азык әзерләүдә дә катнаша. Инде килеп, җаваплы чор – уракта да ул алдынгылар сызыгында. Урактан соң җир эше тагын көтеп тора әле үзен.  

Хуҗалык Илдарны  узган ел яңа комбайнга утырткан, үзем куып кайттым Чаллыдан, ди ул. Куәтле, сары төсе белән үзенә җәлеп итеп тора “Нью-Холланд” комбайны.


-    Быел икмәк уртача, узган ел күбрәк булган иде, - ди. – Елына карап инде, кирәк вакытта яңгырлар яумады бит. Без булган икмәкне җыеп алабыз, иртәдән кичкә кадәр эшлибез, кичтән чык төшә, шунысы бар.


Төшке һәм кичке ашны комбайнчыларга кырга китерәләр. Комбайннар кырда кала, бары ягулык салырга кирәк булганда, машина-трактор паркына алып кайталар. “Ике көн саен заправка ясарга туры килә”, ди. 

Язманың тулы вариантын "Заман сулышы" газетыннан укыгыз

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев