Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийлары тантаналы рәвештә елга нәтиҗә ясады (+ фотогалерея)

Узып баручы елны озаткан көннәрдә район авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен елга нәтиҗә ясадылар.

 


Ел әйләнәсе эштән туктамаган авыл хуҗалыгы хезмәткәре өчен мондый бәйрәмнәр үткәрү бик кирәкле гамәл. Әлеге тармак өчен җиңел ел булганы бармы икән?

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, аграр тармак хезмәтчәннәре катнашты. Әлбәттә, бәйрәм булгач, бүләкләү дә үткәрелә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты Зөлфирә Төхвәтуллинага тапшырылды. Аны шулай ук «Социаль партнерлык өчен” Татарстан Профсоюзлары федерациясе күкрәк билгесе белән дә бүләкләделәр.  Зөлфирә Якуповна районыбызда алдынгы хуҗалык – “Сатурн-Урал”ны җитәкләде,  хәзер лаеклы ялга китте. Көчле хуҗалык белән җитәкчелек итүдә сынатмады.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына Владимир Рослов лаек булды. Билгеле булганча, ул  “Степной заказнигы” предприятиесен төзеп, орлык чистарту һәм эшкәртү буенча завод эшләтеп җибәрде.

Авыл хуҗалыгы тармагында үз урынын табып, эшләүче яшьләребез дә бар. Туган якларының уңган, тырыш уллары булып эшләүләрен дәвам итәләр. Әйтик, Артур Шәйдуллин  “Август-Лениногорск” җәмгыятендә эшли.

“Сатурн-Урал” хуҗалыгында күптәннән шулай ук яшь белгечләр килеп, хәзер тәҗрибә тупладылар. Бәйрәмдә Илназ Ситдиковка – баш ветеринар табибка Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы тапшырылды. Алда язып үтелгән Артурга да тапшырдылар.

Моннан тыш, “Август-Лениногорск” җәмгыятендә экономист булып эшләүче Валентина Алексеева, аннары, шул ук хуҗалыкта тәҗрибәле механизатор, быел 60 яшен билгеләп үткән Хәмит Кәлимуллин, әлеге хуҗалыктан машина белән саву операторы Людмила Лопата, “Ленин” хуҗалыгыннан алдынгы тракторчы Юрий Игнатьев, “Маркс” хуҗалыгыннан  ягулык-майлау материаллары склады мөдире Әлфия Абдуллаева, Лениногорск кошчылык фабиркасында электр җиһазлары ремонты буенча слесарь Руслан Фәтхетдинов та министрлыкның Мактау грамотасына ия булдылар.

Шулай ук аграр предприятиеләрдә эшләүче, 2021 ел нәтиҗәсе буенча югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем хезмәтчәннәр Лениногорск муниципаль районының Рәхмәт хатын алды.

Район башлыгының Дипломына аграр хуҗалык җитәкчеләренең кайберләре лаек булды. Билгеләп үтелгәннәр арасында “Август-Лениногорск”, “Маркс”, “Ялтау агрофирмасы” җитәкчеләре бар иде. Алар авыр шартларда да хуҗалыкны аягында нык тотып калу буенча тырышалар, матди-техник базаны ныгыттылар.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне профсоюз кайгырта, яклый. Бу бәйрәм көнендә аларны район АПК профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов котлады һәм ул Россия һәм Татарстан Профсоюзлары федерациясенең мактау грамотларын бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тапшырды. Ә “Ялтау агрофирмасы” терлекчелек операторы Нина Дильмиева шифаханәгә юллама белән бүләкләнде.

Бәйрәм мул табын янында узды. Районыбызның үзешчән җырчылары матур җырлары белән кичәне ямьләде.

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Әнисә Мельникова фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев