Лениногорскида 100 яшен тутырган Софья Сергееваны котладылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 100 яшен тутырган Софья Сергееваны котладылар

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Софья Петровна Сергеевага - 100 яшь.

Әлеге гомер бәйрәме белән юбилярны  Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады.

Софья Петровна районыбызның Федотовка авылында гади эшче гаиләсендә туган. Яшьтән үк колхозда кырда эшләргә туры килгән. 

Аннары пенсиягә кадәр Лениногорск төзелеш трестының  61нче төзелеш-монтаж идарәсендә төзүче булып эшли. Хезмәт еллары өчен күп кенә мактау грамоталары алган. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 

Бүген юбилярның өч оныгы, алты оныкчыгы бар. Галия Урманова аңа исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде.

 


Нет комментариев