Лениногорскилылар сайлау көннәрендә автомобиль, смартфоннар уйнатуда катнаша ала
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар сайлау көннәрендә автомобиль, смартфоннар уйнатуда катнаша ала

18, 19, һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесе узачак.

Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрьдә  иртәнге 8.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, өч автомобильнең берсен яки 33 айфон телефонының берсен оту мөмкинлеге пәйда булачак.

Моның өчен бары сайлау участокларына килеп, тавыш биргәннән соң бирелгән махсус беләзекне киеп, сайлау участогы фонында (тышкы ягында) гаилә белән фото ясарга. Фотосурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәңә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән 18 сентябрьдән иртәнге 8.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырырга. 

Фотосурәттә кимендә гаиләнең ике әгъзасы булу, кимендә берсенең яше 18дән өстәрәк булу кирәк.

Барлык мәҗбүри шартлар белән ВКонтакте социаль челтәрендә “Татарстан Алга” төркемендә, Фотобәйге кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.  

 


Нет комментариев