Мөселманнарга көн саен гаджетлардан файдалануны чикләргә кирәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин яшьләр өчен ачык лекциясендә белдерде, дип яза Татар-информ.
«Телефоннарны берничә сәгатькә сүндереп тору баш миенә мәгълүматны тәртипкә китерергә һәм классификацияләргә мөмкинлек бирү өчен кирәк. Баш мие телефонга килә торган хәбәрләрне көткәндә ниндидер материалны ятлый яки хәтердә калдыра алмый», – диде мөфти.
Шулай ук Сәмигуллин баш миенең эшчәнлеген даими рәвештә стимуллаштырып торырга киңәш итте.
«Баш миен даими рәвештә эшләтеп тору мөһим: текстлар ятларга, хәтерне яхшыртырга, игътибарны арттырырга кирәк», – дип өстәде ТР Диния нәзарәте башлыгы.
Нет комментариев