Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск агрономына мактаулы исем тапшырылды

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү  промышленосте хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүендә Лениногорск делегациясе дә катнашты.

«Корстон-Казан» комплексында узган чарада республика авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы игенчеләрен, терлекчеләрен, механизаторларын, фермер башлыкларын һәм белгечләрен котладылар.


Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хуҗалык җитәкчеләреннән торган делегация дә анда барды. Бу көнне дәүләт бүләкләре дә тапшырдылар.

Мактаулы исемгә "Лениногорская агрофирмасы" ның агрономы Вячеслав Огнев та лаек булды. Аңа "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" мактаулы исеме тапшырдылар. Атказанган агрономны котлыйбыз. Эшендә зур уңышлар, үсемлекчелек буенча сынатмыйча эшләвен телибез.
 

фото: Авыл хуҗалыгы идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев