Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы хуҗалыкларындагы орлыкларга фитопатологик анализ ясалды (ФОТОЛАР)

Үткән атнада “Сатурн-Урал” хуҗалыгы базасында чәчүгә орлыкларны әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.

Аның эшендә район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, авыл хуҗалыгы
идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, идарә белгечләре, хуҗалык
җитәкчеләре, агрономнар катнашты.
Мордва Карамалканың ашлык саклау складында “Россельхозцентр”
белгечләре, учреждение җитәкчесе Марат Ганиев бөртекле культураларның
төрле авыруларга бирешүчәнлеге хакында сөйләде. Шытымнарга биологик
һәм химик препаратларның ничек тәэсир итүе күрсәтелде.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы
Ренат Мостафин район хуҗалыкларында орлыклар белән тәэмин ителеш
турында сөйләде, кайбер хуҗалыкларга орлыкларны яңарту бурычы
куелды.
Орлыкларга үткәрелгән фитоанализ нәтиҗәләре биологик һәм химик
препаратлар белән эшкәртү ихтыяҗы барлыгын күрсәтә. Авыл хуҗалыгы
идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов хуҗалык җитәкчеләренә бу эш
турында онытмаска кушты.


Фотолар авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев