Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы шәхси хуҗалыкларда трактор төрендәге техникаларга техник күзәтү узды

Район авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда трактор төрендәге техникаларга техник күзәтү узды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы баш инспекторы Илнур Галимов. Әлеге күзәтү ел саен расланган график буенча башкарыла. Чара барышында техниканың документлары, тракторчы-машинистның таныклыгы, ОСАГО полисы, агрегат номеры документта күрсәтелгән белән туры килү-килмәве тикшерелде. Машина һәм аларның тагылмаларының техник...

Район авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда трактор төрендәге техникаларга техник күзәтү узды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы баш инспекторы Илнур Галимов.

Әлеге күзәтү ел саен расланган график буенча башкарыла. Чара барышында техниканың документлары, тракторчы-машинистның таныклыгы, ОСАГО полисы, агрегат номеры документта күрсәтелгән белән туры килү-килмәве тикшерелде. Машина һәм аларның тагылмаларының техник халәте куркынычсыз эксплуатация таләпләренә туры килүе буенча бәяләнде.

Техник күзәтүдән соң барысы да тәртиптә булган трактор хуҗаларына күзәтү узу турында таныклык тапшырылды, җитешсезлек табылганнарына акт төзеп, кабат техник күзәтүгә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев