Заман сулышы

Лениногорск районында урып-җыю 94 процентта башкарылган

9 сентябрь мәгълүматына караганда, районда урып-җыю 94 процентта башкарылган. Бу көнгә 62 мең 451 тонна бөртеклеләр җыеп алынган. Хәзерге вакытта язгы бодай, солы, вика, карабодай уңышын җыю бара. Шул ук вакытта кырларда уҗымнарны чәчү эше дәвам итә, 9 сентябрьгә 11 мең гектардан артык мәйданда арыш, бодай чәчелгән. 14 мең 280...

9 сентябрь мәгълүматына караганда, районда урып-җыю 94 процентта башкарылган.
Бу көнгә 62 мең 451 тонна бөртеклеләр җыеп алынган. Хәзерге вакытта язгы бодай, солы, вика, карабодай уңышын җыю бара. Шул ук вакытта кырларда уҗымнарны чәчү эше дәвам итә, 9 сентябрьгә 11 мең гектардан артык мәйданда арыш, бодай чәчелгән. 14 мең 280 тонна шикәр чөгендере алынган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: