Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Марат Әхмәтов Татарстанның кайбер районнарында корылык булу мөмкинлеге турында кисәтә

Метеорологлар фаразлавынча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел янә аномаль корылык булырга мөмкин. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кырларда чәчү эшләрен вакытында башкарса да, югары сыйфатлы чәчү материаллары, заманча технологияләр куллануга...

Метеорологлар фаразлавынча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел янә аномаль корылык булырга мөмкин. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кырларда чәчү эшләрен вакытында башкарса да, югары сыйфатлы чәчү материаллары, заманча технологияләр куллануга карамастан да, быелгы һава торышы чәчүлекләр торышына үзгәртмәләр кертте.
Финанс авырлыкларга карамастан, быел ашламалар былтыргыга караганда 10 % ка артык кертелде. "Ләкин гектарына 45 кг да аз: гектарына 80 кг нан да артык булса, июнь корылыгы җиңел кичерелер иде, - дип билгеләде министр. - Чәчүлекләр яхшы каралды. Яфрак аша тукландыру 1,2 млн. гектар җирдә башкарылды. Болар барысы да күпмедер дәрәҗәдә яңгырлар булмау тәэсирен киметте, ләкин күпкә түгел".
Кайбер районнарда дым җитми. Оптималь дәрәҗәдә яңгыр Тәтеш һәм Кайбыч районнарында гына яуды. Әлмәт, Бөгелмә, Мөслим, Аксубай районнарында вәзгыять күпкә начар. Шуның өстенә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына янә корылык яный.
Икмәк җыю мәсьәләсенә килгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сүзләренчә, республикада барлыгы 1,8 млн. гектар мәйданнарда урып-җыю эшләрен башкарырга кирәк. Эшләр комбайннар әзерлегенә һәм хезмәтне дөрес оештыруга бәйле була. Быел 11-17 июль көннәрендә районнарда комбайннар паркы һәм ындыр табаклары әзерлеге тикшереләчәк.
Чыганак:http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корылык