Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую буенча тикшерү үтте

Механизатор-игенчеләр кырдагы хезмәттән бушаса да, үз техникасы янында кайнаша: киләсе елга эш чорына әзерлек чарасын башлый. Бу атнада район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга куюны тикшерделәр.

 

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан инженер-техник бүлеге начальнигы Ришат Булатов килеп, авыл хуҗалыгы идарәсендә комиссия оешып, комиссия составында: авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО начальнигы Ренат Мустафин,  Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге начальнигы Илнур Галимов белән бергәлектә хуҗалыкларда техниканы саклауга куюның торышын күзәттеләр, тикшерделәр. Кайбер хуҗалыкларга җитешсезлекләрне бетерү бурычы куелды.

Соңыннан комииссия иң яхшы әзерләнгән хуҗалык дип, “Лениногорская агрофирмасы”ның Урдалы бүлекчәсен билгеләде, икенче урында “Ленин” җәмгыяте.

 

Фото авыл хуҗалыгы идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев