Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбызда алдынгы хезмәтчән: Тәлгать Мәгалимов - комбайнчылар династиясеннән

"Маркс" хуҗалыгында (Куакбаш авылы) комбайнчы булып эшләүче  Тәлгать Мәгалимов белән танышабыз.

 

Аларда әлеге һөнәргә осталык нәселдән килә. Тәлгать абыйның элек әтисе кыр корабын иярләгән, ул исә улы – Айдарны да кечкенәдән үзе янында йөртеп, шушы һөнәргә хөрмәт хисе тәрбияли алган. Улы да шушы хуҗалыкта эшли.

Әти-ул изге эштә – икмәк үстерүдә. Тәлгать абыйның урып-җыюда туплаган тәҗрибәсе күпләргә бүлешерлек. Ул 1983 елда “Путь к коммунизму” колхозында (Яңа Чыршылыда) эшчәнлеген башлый. Аннан “Уңыш”та, соңрак  “Ленин” да, хәзер менә “Маркс”та игенче хезмәтен башкара.

-    Бу хуҗалыкта эшли башлавыма да бишенче сезон инде. Җитәкче Ильяс Ганиев үзе чакырды. Килгәч, яңа комбайнга утырттылар. “Нью-Холланд”, без аны татарчалаштырып, яңа голланд дип йөртәбез, җайлы гына эшли. Ватылмасын, икмәкне уңышлы гына җыеп алырга булсын, - ди ул.
 

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X