Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбыз авыл җирлекләрендә техник күзәтүләр бара

Районның авыл җирлекләрендә физик затларныкы булып исәпләнгән техникаларга техник күзәтү бара, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск буенча баш инспекторы Илнур Галимов. Күзәтү вакытында техниканың барлык документлары тикшерелә, техника хуҗасының тракторчы-машинист таныклыгы, ОСАГО полисы булуы шулай ук игътибар үзәгендә тора. Күзәтү узган техника хуҗасына таныклык бирелә, техникада кимчелек табылган очракта акт...

Районның авыл җирлекләрендә физик затларныкы булып исәпләнгән техникаларга техник күзәтү бара, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск буенча баш инспекторы Илнур Галимов.
Күзәтү вакытында техниканың барлык документлары тикшерелә, техника хуҗасының тракторчы-машинист таныклыгы, ОСАГО полисы булуы шулай ук игътибар үзәгендә тора. Күзәтү узган техника хуҗасына таныклык бирелә, техникада кимчелек табылган очракта акт төзелә һәм чираттагы техник күзәтү датасы билгеләнә.
Хәзерге вакытта районның 14 авыл җирлегендә техник күзәтү узды. Иске Иштирәк, Яңа Иштирәк, Зәй-Каратай авылларында техникаларына күзәтү уздыручыларның активлыгы сизелде. Иске Куак, Сугышлы җирлекләрендә трактор хуҗалары әлеге чарага тиешенчә әзерләнмәгән иде.
Калган авыл җирлекләрендә дә күзәтүләр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техосмотр