Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сарабикколлыларның шатлыклы вакыйгалары, башкарган эшләре дә бар

Сарабикколлылар узган елны күңелле вакыйга белән тәмамлаган, быелгысын да истәлекле көн белән башлаганнар. Уңышлары хакында һәм алга торган планнар турында авылда узган җыенда сөйләштеләр.


Узган елгы шатлыкка килгәндә, авыл җирлегендә яшь гаиләләр йортлар төзү программасы буенча катнашып, бер йорт сафка баскан, Ситдиковлар гаиләсе яңа йортка күчкән. Димәк, авылда тагын бер хуҗалык артты, тәрәзәләрендә утлар сүнмичә, бәхетле нигездә яшәсеннәр, диде авыл башлыгы Гүзәлия Адельшина. Мондый шатлыклы күренеш быелгы программада да булсын иде, дип тели авыл башлыгы. Бер гаиләне күндергәннәр дә бугай. Дәүләт ярдәм иткәндә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска инде.

Узган ел яшь гаилә үз куышын булдырса, иңне-иңгә куеп тормыш юлыннан 50 ел дәвамында бергә атлаучы Мортазиннар гаиләсенә сокланырга гына кала. Сарабикколда яшәүче Өлфәт абый белән Гөлсинә апа күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Җыенда авыл башлыгы әлеге күркәм гаиләне котлап, Диплом тапшырды, тагын шулай озак бергә чөкердәшеп яшәүләрен теләде.

Авыл башлыгы үз чыгышында авылда эшләүче бер генә оешма, учреждениене дә калдырмыйча, һәркайсы турында кыкача сөйләп үтте, һәркайсына бергә аңлашып эшләүләре өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук биредә өлкән буын һәр башлангычта үрнәк күрсәтә,  Аларның үзләрен дә хөрмәтлиләр, бәйрәм уңаеннан күчтәнәчләр тапшыралар (бу хакта рәхмәт әйтеп, редакциягә дә яздылар).

Теләсә кайсы вакытта беркарусыз эшне башкаручы абыйлар: Җәмил һәм Шамил Мостафиннар, Минсалих Вафин, Мөхтәр Минаҗев, Минзаһит Садыйковка зур рәхмәт сүзләре әйтте Гүзәлия Рәисовна.

Хәзер инде өмәләрдә олы буынны йөртү килешми, яшьләр дә әти-әниләреннән, әби-бабайларыннан үрнәк алып, күмәк эшләрдә актив катнашсалар ярый.  Илсур Зәйнуллин, Рәзил Хәсәнов, Рәдиф Гатин кебек эш яратучылар янына башкаларның да кушылуын көтәбез. Авылның төзек, чиста булуы һәркем өчен кирәк бит.

Авыл башлыгы әйтеп үткәнчә, экологик өмәләр еш үткәрелеп тора. Шушы чисталыкны саклап тотарга гына кала. Бу авылда чишмәне тәртипләп, карап, чәчәкләр үстереп торучы Мөхәммәдиевлар гаиләсе бар икән. Гөлия белән Фоат бар күңел җылысын бирәләр бу изге эшкә, диделәр. Кышын юлны кардан чистартып, янындагы чыршыларга хәтле бизиләр икән.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Язманы тулысынча 25 гыйнвар санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев