Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан аграрийлары икенче миллион тонна ашлык суктырды

Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылды. Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынды, бу пландагы күрсәткечнең 34 проценты дигән сүз. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

 

«Татарстанда 2 миллион 26 мең тонна ашлык суктырылды, уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Ашлыкның иң зур күләме Буа (110 мең тонна), Тәтеш (97,7 мең тонна) һәм Зәй районнарында (91,9 мең тонна) җыеп алынган.

Бөртекле культуралар Әлки районында барлык мәйданнарның - 49, Буа районында – 46, Нурлат һәм Апас районнарында 44 процентында суктырылган.

Лениногорск районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дә ашлык суктыруга үз өлешләрен кертә. 10 август мәгълүматына караганда, районда 42 мең 500 тонна бөртеклеләр суктырылган. Уңыш гектарыннан 32 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев