Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан районнарына биологик калдыкларны җыю өчен контейнер һәм автотранспорт кайта

Татарстанның 17 районы быел биологик калдыкларны җыю өчен контейнер һәм махсус автотранспорт алачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

 

Татарстанда 2014 елда биологик калдыкларны җыю һәм алга таба утильләштерү буенча сынау проекты эшли башлады, аны Саба районында гамәлгә ашыру башланды, дип искәртте спикер.

«Махсуслаштырылган автомашиналар һәм контейнерлар сатып алынды. Саба районында проектны гамәлгә ашыру башында 29 биотермик чокыр бар иде, бүгенге көнгә барлыгы алты үләксә базы калган. Ягъни проектның уңышлы эшләве 23 биотермик чокырның кимүенә китерде», — диде ул.

Габделхак Мотыйгуллин биологик калдыкларны утильләштерү өчен Алабуга районына «Сария» заводына алып баруларын әйтте.

Аның сүзләренчә, узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 берәмлек махсуслаштырылган автотранспорт һәм контейнер сатып алуга 98,7 млн сум акча бүлеп биргән. « Республиканың 19 районына ике контейнер һәм бер машина җибәрелде. Быел 17 район өчен транспорт һәм контейнерлар сатып алуга шулкадәр күләмдә акча бүленгән», — диде Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

Быел проект Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнарында гамәлгә ашырыла.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев