Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Авыл хатыны булып карагыз

«Заман сулышы» газетының бер санында "Авыл хатынының бер иртәсе" мәкаләсе басылып чыккан иде. Лия сеңелем бөтен нечкәлекләрен язса да, телгә алмый калган эшләре дә бар әле авыл хатынының. Ирне эшкә озатасы, каникулда булу сәбәпле йоклап калган балаларга ашарга әзерләп калдырасы бар. Сөтне аертып өлгермәгән көннәрдә район үзәгенә илтүче сөт җыючыга...

«Заман сулышы» газетының бер санында "Авыл хатынының бер иртәсе" мәкаләсе басылып чыккан иде. Лия сеңелем бөтен нечкәлекләрен язса да, телгә алмый калган эшләре дә бар әле авыл хатынының.

Ирне эшкә озатасы, каникулда булу сәбәпле йоклап калган балаларга ашарга әзерләп калдырасы бар. Сөтне аертып өлгермәгән көннәрдә район үзәгенә илтүче сөт җыючыга тапшырырга кирәк. Авыл хатыны бушка эшләп һәм бушка ашап, иртән хөкүмәт эшенә барып эшли башлаганда, урман кискән кешедән ким арымаган була. Бушка эшләп, бушка ашый диюем шуңа: авыл кешесенә шәһәрдә яшәүче кайберәүләр: "Сезгә рәхәт, үзегезнең келәттән, чоланнан бушка алып кереп ашыйсыз", - диләр.

Ничек бушка килгәнен авыл кешесе үзе генә белә. Шул сөт-май, каймак бирүче сыерны асрау безгә бик кыйммәткә төшә шул. Мәсәлән, былтыр сыер башына 2 мең сум субсидия бирделәр, быел өч мең, бугай. Ә бит бер тапкыр кеше яллап көтүгә чыгару 1 мең сум тора, бер төргәк печәнне 1 мең 500 сумга сатып алабыз. Аннан яз көне сыер башына 500әр сум түләп укол кадаттык, шунсыз көтүгә куа, сөтен сата алмаячаксыз, диделәр. Бу - сыерны бер ел карап-тәрбияләп торырга киткән чыгымнарның бик аз өлеше генә.

Бушка эшләвебез шул: тапшырган сөтнең бер литрына июнь ае өчен 11 сум 45 тиен түләделәр, ә бүген кибеткә кереп, үзебезнең шәһәрдәге сөт заводының 300 граммлы эремчеге өстендә 74 сум бәяне күргәч, күзләр маңгайга менде. Болай да арзан бәядәге сөтнең хакын җәй көне тагын да төшерәләр. Ә нигә соң кибеттәге бәяләр төшми? Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя куючыларны авыл хатыны һәм авыл ире ролендә бер генә көн булса да яшәтеп карыйсы иде. Бу минем генә түгел, газетка язарга вакыты булмаган бик күп авыл кешесенең фикере.

Авыл хатыны Рәмзия
Бу темага фикерләшү дәвам итә
Языгыз: Тукай урамы, 3 нче йорт
Электрон почта: zaman5@yandex.ru.
Шалтыратыгыз: 5-07-72, 5-39-08

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хатыны