Заман сулышы

Галия Ризванова: “Туган авылымны бик еш сагынып искә алам”

Чүте авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Яңа Иштирәктә гомер итүче Галия Насыйх кызы Ризванованың ихлас күңелдән елмаер мизгелләре - 28 ноябрьдә илленче көзен каршы алган мәле. Чүтенең Сәрия белән Насыйх гаиләсендә игезәк бала дөньяга килү - көтелмәгән куаныч була, әлбәттә. Әтиләренә Галибә белән Галиягә ике бала сыешлы бишек ясарга туры...

Чүте авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Яңа Иштирәктә гомер итүче Галия Насыйх кызы Ризванованың ихлас күңелдән елмаер мизгелләре - 28 ноябрьдә илленче көзен каршы алган мәле.


Чүтенең Сәрия белән Насыйх гаиләсендә игезәк бала дөньяга килү - көтелмәгән куаныч була, әлбәттә. Әтиләренә Галибә белән Галиягә ике бала сыешлы бишек ясарга туры килә. Насыйх абый нәниләрен кышын чаңгыда, яз-җәен җәяүләп урманга сәясәткә бик теләп алып бара. Җиләк-җимеш җыярга, тукланырга яраклы гөмбәләрне танырга, төрледән-төрле искитмәле гаҗәеп тавышлы кошлар сайравына сокланырга өйрәтә.
-Туган авылымны бик еш сагынып искә алам. Бар иде ул безнең авылның гөрләп торган чаклары, -дип искә ала юбиляр. Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкның аерым бригадасы иде Чүте. Бөтен яктан да үрнәк. Мөгезле эре терлек, меңләгән сарык асрала иде. Халык җаны-тәне белән эшли, тиешле хезмәт хакын вакытында ала, рәхәтләнеп ялын да итә белә. Ул чордагы бездәге сабан туйларын тирә-як халкы әле дә телдән төшерми, бөтен Шөгер төбәге җыела иде.
Зелёная Роща урта мәктәбендә шәкертләренә математика фәнен иңдерүче, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галия Насыйх кызы Ризванованың гомер бәйрәме! Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бала-оныклар яратуы юлдаш булсын.
Мәкаләне тулырак "Заман сулышы" газетының 87 нче номер саныннан укый аласыз.
Таһир ШӘМСУАРОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: