Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Иске Иштирәктә үзенчәлекле бәйрәм кичәсе үтте

Иске Иштирәк мәдәният йортында әниләр көненә багышланган бәйрәмдә Иске Иштирәк һәм Бәкер авылларыннан икешәр һәм өчәр ир-бала тәрбияләүче әниләр ярышты. Бәкер авылы командасында Альбина Вәлиәхмәтова, Миләүшә Мөхәммәтова, Сәгдия Хәйретдинова булса, Иске Иштирәк командасы өчен Гүзәлия Борһанова, Гүзәл Шәвәлиева, Ләйсән Шәрифуллина чыгыш ясады. Әниләр сәхнәгә чыкканчы тамашачылар аларның кем икәнлекләрен кыскача...

Иске Иштирәк мәдәният йортында әниләр көненә багышланган бәйрәмдә Иске Иштирәк һәм Бәкер авылларыннан икешәр һәм өчәр ир-бала тәрбияләүче әниләр ярышты. Бәкер авылы командасында Альбина Вәлиәхмәтова, Миләүшә Мөхәммәтова, Сәгдия Хәйретдинова булса, Иске Иштирәк командасы өчен Гүзәлия Борһанова, Гүзәл Шәвәлиева, Ләйсән Шәрифуллина чыгыш ясады.

Әниләр сәхнәгә чыкканчы тамашачылар аларның кем икәнлекләрен кыскача информация буенча белергә тиеш иделәр.

Аннан соң әниләр балаларының исемнәре белән таныштырып киттеләр һәм бик матур, чын татар исемнәрен ни өчен һәм кем сайлаганнарын аңлаттылар.

Әниләр улларының иң яратып ашый торган ризыкларын пешереп килгәннәр иде, пешерү ысулы белән таныштырдылар.

Алдагы ярышта аларга үзләренең тапкырлыкларын сынаганда тормыш иптәшләре дә ярдәмгә дип сәхнәгә менделәр.

Әниләрнең җитезлекләре, тырышлыкларыда төрле ярышларда сыналды.

Ярышлар арасында берсеннән берсе матур яңгырашлы җырлар җырланды, биюләрне авыл мәдәният йортына йөрүче "Фейрверк" төркеме тәкъдим иттеләр.

Ярышка бәя бирү өчен жюри итеп авылыбызның үрнәк гаилә башлыклары Ярулла абый Галимов һәм Гамир абый Шәңгәрәев , биш бала әнисе Гөлнур апа Низамова сайланды.

Жюри барлык әниләрнең дә бөтен яклапта килгәннәрен билгеләп үтте һәм барысына да югары бәя куйды.


Рушания Галәветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев