Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Куакбаш авыл китапханәсендә Тукайга багышланган чара үтте

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Куакбаш авылы китапханәсендә кызыклы кичә үтте. Ул көнне китапханәгә Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова, яшь каләм тибрәтүче Рузилә Төхбатова һәм башлангыч сыйныф укучылары, чакырылган иде. Кичәне китапханәче Гүзәлия Мифтахова Тукайга багышланган шигырь юллары белән башлап җибәрде. Мәшһүр әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Куакбаш авылы китапханәсендә кызыклы кичә үтте.


Ул көнне китапханәгә Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова, яшь каләм тибрәтүче Рузилә Төхбатова һәм башлангыч сыйныф укучылары, чакырылган иде. Кичәне китапханәче Гүзәлия Мифтахова Тукайга багышланган шигырь юллары белән башлап җибәрде. Мәшһүр әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы кызыклы әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды. Аннан соң сүз килгән кунакларга бирелде. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Рафик кызы балаларга Тукайның шигырьләрен укыды, Рузилә Төхбатова үзе язган шигырьләрен тәкъдим итте. Балалар да сәнгатьле итеп яраткан шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә дә гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган. Яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын өчен, бөек шәхесләребезне онытмасын өчен шушындый чаралар аша балалар күңеленә үтеп керергә тырышабыз.

Гүзәлия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев