Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Куакбаш авылы китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланып китте (фотолар)

Аның беренче көнендә балаларны китапханәдә сюрпризлар көтә иде. Аларны гадәттәгечә китапханәче апалары түгел, ә әкият геройлары: "Базилио" кушаматлы песи белән "Алиса" кушаматлы төлке каршы алды. И, шатланды инде балалар. Песи белән төлке аларны атналык башлану белән котлады, бу китапханәгә йөрүчеләр өчен дә, шунда эшләүчеләр өчен дә бәйрәм кебек. Китап сөючеләр...

Аның беренче көнендә балаларны китапханәдә сюрпризлар көтә иде. Аларны гадәттәгечә китапханәче апалары түгел, ә әкият геройлары: "Базилио" кушаматлы песи белән "Алиса" кушаматлы төлке каршы алды. И, шатланды инде балалар. Песи белән төлке аларны атналык башлану белән котлады, бу китапханәгә йөрүчеләр өчен дә, шунда эшләүчеләр өчен дә бәйрәм кебек.

Китап сөючеләр табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук татлы призларга да лаек булдылар. Уен-көлке белән вакытның узганы сизелмәде. Китапханәдән гадәти көннәрдә дә балалар өзелми. Болай кызыклы итеп әкият геройлары каршы алганда бигрәк тә теләп киләләр.

Гүзәлия Мифтахова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев