Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның 28нче балалар бакчасында "Яшь экологлар" бәйрәме үтте (ФОТОлар)

Чараның максаты балаларда табигатькә, хайваннарга, үсемлекләргә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү . 

Әлеге бәйрәмгә төрле геройлар : Шаян малай, Акыллы кыз, Чыршыкай, Шыпырткай , Урманчы килгән иде. Алар балалар белән төрле викториналар,конкурслар, уеннар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр.
Бәйрәм бакчадагы тәҗрибә-эксперимент үткәрү участогында, саф һавада, музыкаль бизәлеш белән үтте. Балалар белән табигатьне саклау буенча практик шөгыльләр оештырылган иде. Бу чарада “яшь экологлар” зур теләк белән катнаштылар.
Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, үңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау , яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш.


Өлкән тәрбияче: Татьяна Батырова

фото: ДОУ№28

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X