Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның Мәдәният сараенда "Без табигатьне сакларбыз" исемле шигырь бәйгесе узды

19 апрельдә Мәдәният сараенда мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында "Без табигатьне сакларбыз" дигән темага муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Көне буе барган бәйге барлык катнашучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга бик ошады. Чараны Наилә Тәлгать кызы Чубатова бик дөрес һәм тәртипле итеп оештырган иде. Безнең 11 нче гимназия укучылары бәйгедә бик теләп катнашты. Кече төркемдә...

19 апрельдә Мәдәният сараенда мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында "Без табигатьне сакларбыз" дигән темага муниципаль шигырь бәйгесе булып узды.
Көне буе барган бәйге барлык катнашучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга бик ошады. Чараны Наилә Тәлгать кызы Чубатова бик дөрес һәм тәртипле итеп оештырган иде.
Безнең 11 нче гимназия укучылары бәйгедә бик теләп катнашты. Кече төркемдә " Кечкенә артист" номинациясендә 1"а" сыйныфы укучысы Зәмирә Мөхетдинова ( укытучысы Фәнзия Әбүләизова). Урта төркемдә 3 "а" сыйныфыннан Нәҗип Сингатуллин 3 нче урын, Екатерина Лазарева 1 нче урын ( укытучылары Венера Галимова). Ә "Айсылу" театрына "Театраль йолдызчыклар " номинациясе бирделәр. Барлык катнашучыларга дипломнар,ә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар.
Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев