Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мичурин балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе (ФОТОлар)

30 май көнне Мичурин балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Бәйрәм “ретро” стильдә үтте.

Малайлар һәм кызларның киемнәре стилягалар заманына алып кайтты.

Аларны иң кечкенәләр дә котлады, шигырьләр сөйләделәр, җыр башкардылар.

Бакча мөдире Галина Смолькова тәбрикләп, изге теләкләрен әйтте. Дипломнарны балаларга да, әти-әниләренә дә тапшырды.

Котлауларга Мичурин авыл башлыгы Рәмзия Иванова, клуб директоры Рузалия  Мифтахова, китапханәче Сания Вахитова, бакчаның элеккеге хезмәткәре Резеда  Шакирҗанова да кушылды.
Тәрбиячеләр Диана Фролова белән Айгөл Терентьева кичәне бик матур итеп әзерләгән иде, үзләре дә бик тырыш тәрбиячеләр.

Мичурин бакчасын быел дүрт бала тәмамлап китте. Алар: Айгөл Максумова, Екатерина Орлова, Ярослав Терентьев, Аделина Сафина.

Балалар яхшы гына ял итеп, мәктәпкә көч туплап барсын дип теләп калдык.


Сания Вахитова, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев