Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мичурин балалары каникулны урамда уйнап үткәргән (ФОТОЛАР)

Кыш көне уеннар уйнау өчен кар һәм бераз фантазия генә кирәк, дип яза Мичурин китапханәчесе Сания Вахитова.



Күптән түгел Мичуринда клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Кышкы уеннар” дигән чара үткәрелде. Урамда, клуб каршына шактый балалар җыелды. Алар ике командага бүленеп, “Чур, минеке!”, “За покупками”, “Чаңгыда”, “Кто на гору?”, “Вышибалы”, “Чехарда”, “Карлы” уеннары уйнады.

Соңыннан командаларга төсле су тутырылган шешәләр бирелде һәм алар “Кышны бизә” конкурсында катнашты. Төрле, матур рәсемнәр ак карда барлыкка килде.

Балаларга татлы призлар тапшырылды.

Фотолар: Сания Вахитова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев