Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шагыйрь Таһир Шәмсуаровтан октябрь күчтәнәче

Шагыйрь Таһир Шәмсуаровтан октябрь күчтәнәче - матур шигырь.

Октябрьнең зәңгәр чәчәге


Тау битендә зәңгәр чәчәк җыям,
Зәңгәр төс ул беләм күз төсе.
Бер матурлык искә төшсен дисәң
Шушы чәчәкләрне иснисе...

Аны исә ялгыз җыю кирәк,
Ялгыз кеше таба урынын.
Зәңгәр чәчәкләрнең таҗын сыйпап
Тыңлап карау кирәк көз җырын.

Майның яме, июнь гүзәллеге
Шушы чәчәкләргә күр сыйган.
Көзнең зәңгәр такыясын киеп
Кояш күтәрелә офыктан.

Бер карасаң бар да җәйдәгечә,
Җылы җил дә исеп куйгалый.
Аккошлары киткән ялгыз күлне
Күптән инде сагыш сагалый.

Юка кием кию юкка гына,
Иелүгә суык тиз үтә.
Һәр нәрсәнең җирдә үз вакыты
Октябьдә йөрим, өшетә.

Зәңгәр күктән тургай киткән инде,
Моңсуланып калган тугай да.
Сагыш сарачагын белә торып
Зәңгәр чәчәк җыям бу айда...

 

Таһир Шәмсуаров

Фото: https://vk.com/id132818287

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев