Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шагыйрьләребез Таһир Шәмсуаровтан, Мәһәрша Вәлиулловадан бәйрәм күчтәнәче

Бәйрәмгә матур шигъри күчтәнәчләр:

Инәйгә

Капка төпләренә чыгар идең
Әти белән икәү бергәләп.
Назлы кочагыңа алдың мине
Битләремнән сыйпап, иркәләп.

Юксынулар еллар узган саен
Тик көчәя бара, сүрелми.
Өстәлләр мул, табын тулы ризык,
Синең кыстыбыйлар күренми...

Әти яккан мунча искә төшә,
Җанга якын никтер карасы.
Исән чакларында кадерлисе,
Атна саен өйгә кайтасы!

Инде чәчкә күптән кырау төшкән,
Үсеп җитте юкса оныклар.
Күңел сиңа тарта, бармы икән
Сине сагынмаган минутлар!

Хәтерләрдән чыкмый яши бирә,
Онытылмый икән аналар.
Капка төбе, өйгә керми тора
Әни чыгар диеп балалар...

Таһир Шәмсуаров
 

Рәхмәт укыйк


Әни кирәк яннарымда
Матур булып үсәргә.
Шатлыгымны, сагышымны
Серләремне бүләргә.

Әни кирәк яхшылыкка,
Матурлыкка өндәргә.
Тормыш юлларың үткәндә
Авырлыкны җиңәргә.

Әни кирәк изгелектә
Гомер юлын бизәргә.
Күңелемне аңлаучым
Бәхетле бул-дияргә.

Әни кирәк сөенечем,
Шатлыгым бул дияргә.
Гомер буе рәхмәт укыйк
Без изге әниләргә.

Мәһәрша Вәлиуллова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев