Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров Илһам Шакировка багышлап шигырь язган

Татар сандугачына

Кышкы буран тынып калды,
Борчулар йөздә.
Күз яшен тыю мөмкинме,
Югалту бездә!

Нинди дарулар табырга
Сагыш басарга.
Үлемсез җыр  юл алачак
Килер  гасырга.

Әдрән диңгезләргә безне
Кем  алып барыр?
Йокымсораган милләтне
Кемнәр уятыр?!

Һәр җырына милләтенең
Язмышын  салды.
Сәхнәгә чыкса сандугач
Тукталып калды.

Ул көйләгән милли җырлар
Биләде шундук.
Моң бары татарда гына
Тәрҗемәсе юк.

Бөек Илһамны югалту
Бәгырьгә үтә.
Тукай, Илһамлы халыкны
Мәңгелек көтә!

16.01.2019
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев