Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: Таҗлы чәчәкләр кирәк

"Таҗлы чәчәкләр кирәк"


Яшәр өчен яратылган
Туганнан бирле йөрәк.
Таҗлы вируслар кирәкми,
Таҗлы чәчәкләр кирәк!

Офыктан кояш чыгуны
Һәр кеше таңда көтә.
Яз килде, гөрләвек белән
Борчулар агып китә!

Без афәтне күргән халык,
Югалтулар арада.
Төзәлеп бетмәгән әле
Сугыштагы яралар!

Төшенкелеккә бирелми
Җиңү яулаган халык.
Бар шикле, начар уйларны
Аяк астына салыйк!

Киләчәк капкасын ачу
Синнән һәм миннән тора.
Ак һәм кара тәнлеләрне
Берләшергә чакыра!

Җир шары бердәм гаилә,
Яшим дип тибә йөрәк.
Таҗлы вируслар кирәкми,
Таҗлы чәчәкләр кирәк!

 

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев