Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылы артистлары бәйрәмгә шәп күчтәнәч әзерләде

8 март бәйрәме Түбән Чыршылы мәдәният йортында үзенчәлекле итеп үтте: бәйрәм һәм Бөек Җиңүнен 75 еллыгы уңаеннан, мәдәният йортында “Җидегән чишмә” театры коллективы Зәки Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” дип аталган спектаклен сәхнәләштереп күрсәтте.


Бәйрәм көннәре булгангадыр инде,  мәдәният йорты тамашачылар белән тулган, бар да тамашаны көтә. Сәхнәгә арба тарткан хатыннар күренүгә зал дәррәү итеп кул чапты. Спектакль барышында сәхнәгә бер-бер артлы хатыннарның язмыш юлларын тамашачыга җиткереп уйнаган унбиш  артистны халык сәхнәгә чыгуга алкышларга күмеп сәләмләде. Ике сәгать барган тамаша бер мизгел эчендә узган кебек булды.

Без спектакльне куючылар – Талига Сәйфиева,  Раилә Әхмәдиева рольләрне җиренә җиткереп башкаручыларга: Зөлфирә Камалтдинова, Расиха Зиангирова, Резедә Шәрипова, Резедә Ситдикова, Гөлгенә Габдрахманова, Талия Сәгъдиева, Гөлнур Кәримова, Дилюзә Хәсәншина, Римма Хасанова, Ләйсән Закирова, Рәмзия Фазлирахманова,  Рәйсә Сафина, Әнисә Багаутдиновага – артистларга   бик зур рәхмәтлебез.

“Җидегән чишмә” коллективына яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

Раилә Әхмәдиева, Түбән Чыршылы

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев