Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылы китапханәсендә “Библиотөн” акциясе үтте (фотолар)

Берничә ел рәттән Түбән Чыршылы авыл китапханәсе апрель азагында үткәрелүче “Библиотөн” бөтенроссия акциясендә катнаша.

Быел акция Театр елына багышланган иде. «Библиотөн театрда кунакта» дип аталучы кичәбезгә килгән кунакларны театр мохитына алып кердек.  Театр белән танышу китапханә баскычында оештырылган китап күргәзмәсеннән башланды. Күргәзмәдә белән танышкач китап укучылар түргә уздылар. Театр кием элгеченнән башланса да, буфеттан башка аны күз алдына да китереп булмый. Безнең библиобуфетта да кунаклар хөкеменә төрле китаплардан торган меню куелган иде. Китап бит шул ук азык- тик ул аң һәм җан азыгы. Буфетта Фәнис Яруллин, Таҗи Гыззәт әсәрләрен “авыз иттеләр”. Кунаклар күңеленә, калаклардан спектакль кую өчен курчаклар ясау буенча мастер-класс та хуш килде, аларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек тә туды. Кичә барышында китап укучыларны татар әдәбиятенең классигы Кәрим Тинчурин иҗаты һәм тормышы белән таныштырдык.Үз көчебез белән әзерләнгән “Зәңгәр шәл” спекакленнән өзек күрсәттек. Кичә азагында “Театр ул һәрвакыт табышмак” дигән викторина сорауларына җавап биреп кунакларыбыз үзләренең игътибарлы булуларын, эрудицияләрен күрсәттеләр,театраль этикет белән таныштылар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте, кич буе уен- көлке, җырлар китапханәдә яңгырап торды.Кунакларыбыз шат күңел белән, яңа очрашуларны өмет итеп таралыштылар. 

Рәйсә Сафина

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X