Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Укучыбыз иҗаты: "Ак розаның булмый күләгәсе"

автор:Фойгт Энзе Нурислам. 

Дөнья авырлыгын сизер өчен, 
Бер бөртек генә кайгы җитә. 
Дәрья аркылы мин үтәр идем, 
Күңелем тик упкыннан үтсә. 

Ак розаның булмый күләгәсе, 
Саф бит ул үтә күренмәле. 
Ак розадай хыялларымда Син, 
Күзләремә , җәл, күренмәдең. 

Дөнья матурлыгын күрер өчен, 
Бер бөртек генә шатлык җитә. 
Бар ямь Күңелем тирәнлегендә, 
Сөеп яшәр өчен шул җитә... 


02.07.2019.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев