Урдалы авылында митинг узды
Бүген Урдалы авылында Бөек Жиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булып узды.
Митингта авыл башлыгы Жиһаншин Марат Мансур улы, авылнын ветераннар Советы рәисе Хәйретдинов Әсхат Газизнур улы, сугыш ветераны Хөснетдинов Касим абый, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Санатуллин Вагиз Сәмиулла улы һәм башкалар катнашып, чыгыш ясадылар.
Балалар бакчасы һәм мәктәп балалары матур-матур шиырьлэр сөйләп, кунакларны куандырдылар.. Мэчет мәхәллэсе имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт сугышта һәм сугыштан кайтып вафат булган авылдашларыбыз рухына Коръән укыды.
Соңыннан корбан булган солдатларны бер минутлык тынлык белэн искә алып, обелискка веноклар һәм чәчәкләр салынды.
Әлфинур Галимова тексты һәм фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев