13 март 2020 яңалыклары
-
“Казан егетләре” төркемендә үзгәрешләр
«Казан егетләре» солисты, Саба районы егете Илнат Фәрхуллин төркемнән китә.
-
Салкыннар һәм юеш кар киләчәк
Якын көннәрдә Арктиканың салкын һавасы Татарстанга салкыннар һәм юеш кар алып киләчәк.
-
Лениногорскида 100-нче сабыйга исем кушу тантаналы төстә узды
Лениногорск ЗАГС бүлегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100-нче сабыйның тууын теркәү тантанасы узды.
-
Ярты ел эчендә 6 меңгә якын кеше әти-әниләр өчен оештырылган telegram-каналга язылган
Татарстанда оештырылган «Әти-әниләргә! Игътибар — тикшерелгән» дигән telegram-каналга ярты ел эчендә 6 меңгә якын кеше язылган. Психологлар һәм экспертлар ата-аналарга баланы деструктив төркемнәрдән ничек сакларга, үз-үзенә кул салу омтылышларын ничек белергә, үз-үзенә ышанычы булмаган яшүсмергә ни рәвешле ярдәм күрсәтергә икәнлеге хакында сөйли һәм тәрбия буенча киңәшләр бирә.
-
Лениногорскида шәһәр студентлар съезды узды
Лениногорск нефть техникумының актлар залында шәһәр студентлары съезды булып узды, анда шәһәр студентлар лигасы рәисе сайланды, шулай ук студентлар активының киләчәк үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.⠀
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына акча апрельдән күчерелә башлый
Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 апрельдән күчә башлаячак.
-
Россиядә бетеп бара торган һөнәрләрне әйттеләр
Россия финанс министры Антон Силуанов яңа технологияләр үсеше сәбәпле, бухгалтерларга һәм сакчыларга ихтыяҗ киләчәктә кимиячәген әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
Лениногорск мәдәният сараенда кич утыру узды (фотолар)
Шәһәр мәдәният сараенда татар гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан үткәрелүче кич утыру - утырма узды.
-
Татарстан Президенты Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте
Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.
-
Әлмәттә җир убылган
Нефтьчеләр мәйданына төшә торган баскыч аяныч хәлдә.
-
Шөгер халык театры авылларга гастрольгә чыга (фотолар)
Шөгер авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап Шөгер халык театры М.Шамхаловның "Кайнана" пьесасы буенча эшләнгән музыкаль комедиясен тәкъдим итте.
-
Россиядә җылы җәй көтелә
Киләсе җәйдә Россиянең Европа территориясендә яхшы һава шартлары булачак. Бу турыда «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец сүзләренә сылтама белән РИА-Новости хәбәр итә.
-
Татарстанлылар ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү фикерләрен тәкъдим итә ала
100tatarstan.ru сайтында элемтә төймәсе барлыкка килде - татарстанлылар бирегә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча үз идеяләрен җибәрә ала.