Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте

Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.



 

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Бу хакта  ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде», - дип искәртте Галимова.

 "Коронавирус  аркасында чит илләргә сәяхәтләрдән тыелып торырга кирәк, шулай ук тиздән язгы каникуллар башлана, күпләрнең балалар белән республика, Россия чикләренә сәяхәтләре планлаштырылса да,  тыелып тору хәерлерәк икәнен онытмаска", - диелә матбугат хезмәтендә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев