Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 100-нче сабыйга исем кушу тантаналы төстә узды

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100-нче сабыйның тууын теркәү тантанасы узды.

 

 


Артемьева Майя  2020 елның 3 мартында туа, ул - Артемьевлар гаиләсендә беренче бала. Бу сабыйның  тууы ЗАГС  бүлеге буенча йөзенче язма белән теркәлгән.

Бу истәлекле вакыйга белән Артем Александр улы белән Зәринә Нәби кызын котларга дип  район башлыгы Рәгать Хөсәенов, ЗАГС  бүлеге җитәкчесе Елена Миннегалләмова һәм балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина килде.

Рәгать Хөсәенов әти-әниләрне кызлары туу белән котлап аларга нык сәламәтлек һәм зур гаилә бәхете теләде. Сабыйның туу турында таныклык белән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Елена Миннегалләмова аларга котлау хаты тапшырды.


 Балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина яшь гаиләгә  кибеттән сертификат тапшырды, гаиләгә иминлек, муллык, тынычлык һәм уңышлар теләде.

 

Фотолар: ЗАГС бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев