Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгер халык театры авылларга гастрольгә чыга (фотолар)

Шөгер авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап Шөгер халык театры М.Шамхаловның "Кайнана" пьесасы буенча эшләнгән музыкаль комедиясен тәкъдим итте.


Спектакльнең эчтәлеге бик кызыклы, актуаль, юмор хисе белән сугарылган. Сәхнәдәге вакыйгалар, персонажлар шулкадәр тормышчан, кайбер тамашачы үзен күреп көлә сыман.

Спектакльне сәхнәгә кую дәрәҗәсенә җиткерүче режиссер Зилия Гәрәева булса, музыка бизәлешен әзерләде һәм алып барды – Гүзәл Рахимова. Төп рольне - кайнана Җәннәтне, сәхнәбездә күп кенә спектакльләрдә уйнаучы, алыштыргысыз артистыбыз Гөлфия Шәйдуллина башкарды. Тыйнак, сабыр, уңган килен – Сагыйдә ролен Миләүшә Гарифуллина уйнады.  

Ә инде икенче “аҗдаһа” киленне,  Афәт ролен, Алсу Биктаһирова башкарды. Аяз ролен театрыбызның яшь артисты Илнур Дәүләтшин уйнады. Валентина Даутова, Рамиль Хаертдинов, Дания Канзафарова дус күршеләр булып, сәхнәдә узләренең чын осталыкларын курсәттеләр.

Авыл жирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин  исеменнән, истәлекле буләкләр дә тапшырылды. Радик Нәҗипович авылда үткәрелгән һәр мәдәни чара белән кызыксынып бара, актив катнашучыларны бүләкләргә онытмый.
Театр сөюче дусларыбыз бик күп җыелган иде.  Тамашачылар спектакльне бик яратып карап, көчле алкышларга күмеп, күтәренке күңел белән, рухи байлык алып таралышты. Театр – бөек ул, көчле ул. Аның елата да, көлдерә дә, акылга азык, җанга тынычлык бирә торган серле тылсымы бар. Театр карарга килегез, көтеп калабыз!

 “Кайнана” спектакле белән шөгерлеләр гастольләргә чыкты, менә шушы сылтамалар буенча кереп афишаларын күзәтә аласыз: https://www.instagram.com/shugurovosdk.35/,   https://vk.com/club119225744

Тулырак "Заман сулышы" газетында 13 март санында  укыгыз

Алсу Биктаһирова

Фотолар: мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев