Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә бетеп бара торган һөнәрләрне әйттеләр

Россия финанс министры Антон Силуанов яңа технологияләр үсеше сәбәпле, бухгалтерларга һәм сакчыларга ихтыяҗ киләчәктә кимиячәген әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

 

«Күп һөнәрләр үлә, — диде министр. — Тиздән бухгалтер һөнәре кирәксез үк булмаса да, аларның саны кимиячәк».

Силуанов фикеренчә, куркынычсызлыкны тәэмин итү системалары барлыкка килү белән, шулай ук, сакчыларга ихтыяҗ кимиячәк. Ул технологияләр үсеше белән яңа мөмкинлекләр һәм һөнәрләр барлыкка килә, дип аңлатты.

«Икенче яктан, бу технологияләрне булдыручы бай кешеләр, фирма хуҗалары һәм аларда эшләүче хезмәткәрләр арасында аерма нык арта бара», — дип өстәде Финанслар министрлыгы башлыгы һәм әлеге проблеманың үсеш алган икътисадлы күп кенә көнбатыш илләрендә актуаль булуын искәртте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев