Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына акча апрельдән күчерелә башлый

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 апрельдән күчә башлаячак.

Бу хакта  ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 75 мең сум һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча 25 мең сум 1 апрельдән түләнә башлаячак. Акча я банк счетына күчәчәк, я хат ташучы алып киләчәк.
 

Сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, камалыштагы Ленинград халкы, балигъ булмаган килеш концлагерьга эләккән тоткыннарга 75 мең сум биреләчәк. Тыл хезмәтчәннәре, балигъ булган яшьтә концлагерьда булган тоткыннарга иллешәр мең сум каралган. Татарстанда, моңа өстәп, сугышта катнашканнарга, ветераннарга 25 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булганнарның тол хатыннарына 5 мең сум биреләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев