Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәдәният сараенда кич утыру узды (фотолар)

Шәһәр мәдәният сараенда татар гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан үткәрелүче кич утыру - утырма узды.

Утырмага мәдәният-сәнгатькә гашыйк лениногорскилылар җыелды. Кичә "Айсылу" балалар театры, "Ак калфак" оешмасы белән берлектә бик күңелле итеп үтте.

"Айсылу" балалар театры элеккеге йола "Бәби ашы" күренешен тәкъдим итте.

"Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары шулай ук үз осталыкларын, җырга, биюгә сәләтләрен күрсәтте. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикованың коймак пешерү буенча мастер-классы кичәне тагын да җанландырды, үзгә бер ямь кертте. Тамашачы каршында электр плитәсендә пешкән коймакларны аннары авыз да иттек. Тәмле иде.

Кичәнең матур мизгелләрен фотоларда карагыз.

Розалия Мостафина

Автор һәм Гөлназ Хәйретдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев