(Нәсер)
Әкрен генә,бөтен җиһанны тутырып чыгып килүче кояшның нурлары табигатьнең бар тереклеген шифасы белән иркәли. Әйтерсең лә, кояш болай дип эндәшә сыман: "Уяныгыз, җиһанда таң атканда өлешсез калмагыз.
Нечкә үлән сабаклары, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре, сары күзле ромашкалар, аксыл-йомшак кылган үләннәре - әйдәгез, барыгыз да чык бөртекләрен үзегезгә сеңдереп калыгыз, яктылыкка...