Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

«Бәхетле елмаюлар көне»

Кара алтын табучылар хөрмәтенә куелган Монумент янында ел саен традицион рәвештә уку елына йомгак ясап, шулай ук Халыкара балаларны яклау көнен каршылап социаль-педагогик комплекс бәйрәм оештыра. Аның быелгысы "Бәхетле елмаюлар көне" дип аталды. Әйе, балаларның шатлыклы елмаюлары гына тирә-якны гүзәллек дөньясына әверелдерә. Бәйрәмдә катнашучылар- 2нче, 5нче мәктәпләр, 12нче лицей укытучылары...

Кара алтын табучылар хөрмәтенә куелган Монумент янында ел саен традицион рәвештә уку елына йомгак ясап, шулай ук Халыкара балаларны яклау көнен каршылап социаль-педагогик комплекс бәйрәм оештыра. Аның быелгысы "Бәхетле елмаюлар көне" дип аталды.


Әйе, балаларның шатлыклы елмаюлары гына тирә-якны гүзәллек дөньясына әверелдерә. Бәйрәмдә катнашучылар- 2нче, 5нче мәктәпләр, 12нче лицей укытучылары һәм укучылары, Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, кулга-кул тотынышып, Монумент тирәли дуслык боҗрасы ясаганнан соң күккә елмаю символы төшергән шарлар очырдылар. Бәйрәм әнә шундый күңелле мизгелләрдән башланды. Әлеге күренеш бәйрәмнең тулы мәгънәсен ачып бирде һәм балаларның таянырдай кешеләре булганда, йөзләреннән бәхетле елмаю китмәвен раслый иде.
Бәйрәмне ачып, 2нче СПК җитәкчесе, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов һәрбер балага шатлык-куаныч килүен теләде.
-Республикада уңышлы эшләп килүче нефть тармагы барында, "Татнефть" җәмгыятенең социаль юнәлешле сәясәте нәтиҗәсендә без шундый бәйрәмнәрне оештыра алабыз. Эшләнгән эшләр, кылган игелекләр шәһәр һәм район халкының уңайлыгы өчен,- диде ул.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов "Татнефть" Компаниясе тарафыннан күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте, балаларга бәхет теләде.
Шундый зур бәйрәмне оештыруга спонсорлар да ярдәм итә. Бу көнне аларга да: "Контакт-С", "Арслан", "Охтин-Ойл", "Максат", "Стройтехсервис", "Агропак-Татарстан", "Татнефть" Сәүдә-техник йорты", "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җәмгыятьләренә, җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйтелде. 4нче һәм 10нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе советлары (ТОСС) шулай ук бәйрәм үткәрүдә көч куйды.
9 ел рәттән СПК "Яшь сәләтлеләр" премиясе биреп килә. Шушы вакыт эчендә йөздән артык талантлы бала җиңүче һәм лауреат исеме алган. 2011 елның да яшь талантларын билгеләп үттеләр.
Сәләтеңне үстерергә ярдәм итүче, җиңүеңне синең белән бергә бүлешүче, уртаклашучы, ул, әлбәттә, укытучы. Шактый укытучыга "Балалар талантын үстерү өчен" премия бирелде. Бу көнне З. Әюпова (2нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), О. Бострикова (5нче мәктәп, рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Г. Вәлиуллова (12нче лицей, музыка укытучысы), Л. Эскина (Балалар йорты тәрбиячесе), Л. Савельева (йөзү буенча тренер), М.Сафина (чаңгы буенча тренер, алар балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән) бүләкләнделәр.
2нче СПК зонасына керүче мәктәпләр уку елы барышында үз мәктәп ишегалларын яхшырта, кызыклы дизайнерлык ачышлары ясыйлар. Бу юнәлештә I урынны 5нче мәктәп алды һәм акчалата премиягә лаек булды. Әлеге белем йорты "Шәһәрне чиста тотыйк" конкурсы нәтиҗәсе буенча да активлык күрсәткән. 4нче һәм 10нчы ТОСС "Иң яхшы урам себерүче" конкурсы уздырган. Әлеге исемгә "Идал" һәм "Арго" хезмәткәрләре лаек булды.
Беренче сыйныфка баручы нәниләр нефтьчеләр кулыннан мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган портфельләр алды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга комплекс шулай ук ярдәм итеп тора. Бу юлы истәлекле бүләкләр белән Женя Илюшков, Вероника Березовская һәм Руслан Миңнегалиев бүләкләнде.
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Р.Нурмөхәммәтов шәһәр мэры Р. Хөсәеновка бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең балаларына дип "Ландыш" лагерена-20, "Юбилейный"га 15 юлламага сертификат тапшырды.
Комплексның кече спартакиадасы кысаларында яшь лениногорскилылар төрле спорт уеннарында катнашып килде. Спортның һәр төре буенча көчле спортчылар диплом һәм кубок ияләре булды, шулай ук спорт инвентарьлары алу өчен акчалата премия дә алар кулында иде бу көнне. Катнашучы балаларның берсе дә игътибардан читтә калмады, дияргә мөмкин. Балалар иҗаты эшләреннән оештырылган күргәзмә Нефтьчеләр аллеясының күрке булып торды. Яхшы дип табылган эшләрнең авторлары һәм җитәкчеләре бүләкләнде.
Бу бәйрәмдә балалар шатлыгының иге-чиге юк иде. Соң алар мультфильм геройлары белән күзгә-күз очрашып, алар белән берлектә төрле уеннар уйнады. Асфальтта рәсем ясап, үзләренең рәсем сәнгатенә карата булган осталыкларын сынап карады. Шул арада тиз генә йөгереп барып, батутта да сикерү мөмкинлеге алдылар. Ә акыл сәләтен үстерергә яратучылар шахмат уеннарында катнашып, көч сынашты. Бәйрәм җыр-биюләрсез узамы соң? Даниил Иванов, Назана, Алинә Әгълиева үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. "Империя" бию коллективының кечкенәләр төркеме биегәндә, халык сокланып, аларны көчле алкышларга күмде. Ә Самарадан килгән спортчылар велосипедларда трюклар күрсәтеп, тамашачыны шаккатырды, малай-шалайда "әһ, мин дә булдыра алсам иде" дигән уй да тугандыр.
Фольклор коллективлары аланда табыннар корып, килгән кунакларны бушка тәм-том белән сыйлады. Юри генә сәгатькә күз төшерсәм, бәйрәм башланып, 3 сәгать вакыт үткән дә киткән, сизелмәде дә. Бай эчтәлекле концерт-тамашадан беркемнең дә тараласы килмәде. Ә нигә таралырга ди, рәхәтләнеп ял ит, чөнки бәйрәм түбән сулык янында концерт программасы белән дәвам итте. Бу көн Сабантуйдан да ким булмагандыр, балаларда-шатлыклы хис-кичерешләр, ә өлкәннәрдә- тыныч тормышка, игелекле эшләргә куану чаткылары күрергә була иде.
Белешмә өчен
2001 елда "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов инициативасы белән "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов ярдәмендә "2нче социаль-педагогик комплекс" җәмәгать оешмасы төзелә. Һәм менә 11 ел дәвамында комплекс балалар талантын үстерүгә ярдәм итә, хәйриячелек эше белән шөгыльләнә, мәктәпләр,сәламәтләндерү лагерьлары ремонты өчен акча кертә, балалар хоккее һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре үсешенә көч куя, социаль объектлар төзүдә, шәһәрне төзекләндерүдә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара балаларны яклау кљне