Заман сулышы

Һәр татарның якын дусты

1980 нче еллар ахырында Эстониядә булган кешеләр: "Эстоннар өендә үз телләрендәге газет-журналлар икешәр-өчәр данә була", -дип сөйлиләр иде. Чөнки һәр гаилә икешәр-өчәр данә яздыралар икән. Сәбәбен сорагач: "Без бит аз санлы халык, шулай эшләмәсәк, туган телебездәге матбугат бетәчәк, аны бетерәчәкләр", - дип әйтәләр, ди. Мөхтәрәм милләттәшләр! Без аз санлы халык...

1980 нче еллар ахырында Эстониядә булган кешеләр: "Эстоннар өендә үз телләрендәге газет-журналлар икешәр-өчәр данә була", -дип сөйлиләр иде. Чөнки һәр гаилә икешәр-өчәр данә яздыралар икән. Сәбәбен сорагач: "Без бит аз санлы халык, шулай эшләмәсәк, туган телебездәге матбугат бетәчәк, аны бетерәчәкләр", - дип әйтәләр, ди.
Мөхтәрәм милләттәшләр! Без аз санлы халык түгел. Әмма туган телебезнең бүгенге хәлен күреп, аны саклап-яклап яшәргә мәҗбүрбез.
Ана телебездә китаплар, газет-журналлар укыйк. Китап сатып алып, бер-беребезгә бүләк итик. Туган телдәге китап-иң кадерле бүләк ул.
Хөрмәтле милләттәшләр! Кичекмәстән "Заман сулышы"на язылыгыз. Бу газетка без көрәш аша ирештек: 1989-90 нчы елларда Мәскәүгә КПССның Үзәк Комитетына хатлар язарга мәҗбүр булдык. Һәм морадыбызга ирештек. "Заман сулышы" - милли хәрәкәт көрәшенең җимеше ул. Аның абруен, дәрәҗәсен төшермик- бүген дә, киләчәктә дә.
"Заман сулышы" - һәр татарның якын дусты.
Ринат ВИЛДАНОВ,
җирле татар-иҗтимагый үзәге рәис
Рәсим ХӘБИБУЛЛИН,
"Чишмә" әдәби берләшмәсе рәисе
Миләүшә ИДИЯТОВА,
Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитетының
Лениногорск бүлеге җитәкчесе

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: газет
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: