Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгыннан интегәбез

Янгыннан интегәбез 13 - 20 май аралыгында шәһәр һәм районда 6 янгын очрагы теркәлгән, 34 ялган шалтырату кабул ителгән. Мичне артык кыздырган 13 майда 16 сәгать 57 минутта 66 нчы янгын сүндерү частеның диспетчер пультына Керкәле авылы, Ленин урамында янгын чыгу турында хәбәр килә. Әйтелгән адрес буенча бару белән 3х6...

Янгыннан интегәбез 13 - 20 май аралыгында шәһәр һәм районда 6 янгын очрагы теркәлгән, 34 ялган шалтырату кабул ителгән.
Мичне артык кыздырган
13 майда 16 сәгать 57 минутта 66 нчы янгын сүндерү частеның диспетчер пультына Керкәле авылы, Ленин урамында янгын чыгу турында хәбәр килә. Әйтелгән адрес буенча бару белән 3х6 квадрат метрлы мунча һәм сарай януы ачыклана. Сәбәбе - мичнең нык кызуы.
Балконына ут капкан
15 май көнне 17 сәгать 11 минутта 66 нчы янгын сүндерү частеның диспетчер пультына Чайковский урамы, 14 нче йортта балкон януы турында хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә, балкон тәрәзәсенең рамы өлешчә янып бетә, пластик тәрәзә һәм ишек эри. Сәбәбе - ут белән саксыз кылану.
Берьюлы ике янгын
18 майда 16 сәгать 36 минутта Зәй-Каратайда янгын чыгуы турында хәбәр алына. Тиз арада юлга чыккан янгын сүндерүчеләр Озерная урамы, 28 нче "А" адресы буенча торак йортны ут чолгап алуын ачыклый. Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып бетә. Сәбәбе - төзелеш вакытында газ горелкасын эксплуатацияләү куркынычсызлыгын үтәмәү.
Шул ук көнне 14 сәгать 43 минутта Зәй-Каратай авылының Озерная урамында янә бер янгын чыга. Бу юлысы янгын сүндерүчеләргә 31 нче йорт сараенда кабынган янгын белән көрәшергә туры килә. Нәтиҗәдә, сарай тулысынча янып бетә. Янгын чыгуның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын